Чембулат Чембулат авылының килеп чыгу тарихы ачык түгел. Еш кына авыл исемнәре ничек ишетелсә, шулай язылып куелгалый. Исеменең татарча басмаларда гына очрарга мөмкин төрләре: Чымбылат, Чымбулат, Чынбулат. Татарча басмаларда да, русчаларында да очрарга мөмкин төрләре: Чембулат, Ченбулат, Чимбулат, Чинбулат. Әгәр дә Гомәр Саттар-Муллиленең “Татар исемнәре ни сөйли” дигән китабына мөрәҗәгать итсәк, бу төрләргә Чанбулат, Чамбулат язылышлары да өстәлә. (Чан сүзенең тәрҗемәсе – бүре, исемгә дошманнар өчен бүре кебек куркыныч булсын дип кушканнар. Шулай ук Чонбулат, Чомбулат язылышлары да бар.
Комментарии
Отправить комментарий