Чембулат
Чембулат авылының
килеп чыгу тарихы ачык түгел. Еш кына авыл исемнәре ничек ишетелсә, шулай
язылып куелгалый. Исеменең татарча басмаларда гына очрарга мөмкин төрләре:
Чымбылат, Чымбулат, Чынбулат. Татарча басмаларда да, русчаларында да очрарга
мөмкин төрләре: Чембулат, Ченбулат, Чимбулат, Чинбулат.
Әгәр
дә Гомәр Саттар-Муллиленең “Татар исемнәре ни сөйли” дигән китабына мөрәҗәгать
итсәк, бу төрләргә Чанбулат, Чамбулат язылышлары да өстәлә. (Чан сүзенең
тәрҗемәсе – бүре, исемгә дошманнар өчен бүре кебек куркыныч булсын дип
кушканнар. Шулай ук Чонбулат, Чомбулат язылышлары да бар.
Чембулат авылына XVI гасырда
нигез салынган дигән фаразлар бар. Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстәфадел - әхбар фи
әхвали Казан вә Болгар” дигән китабын кулга алсак, бу чыганакта, 1989 елда
чыккан басманың, 219 битендә, шундый юллар бар: “... Исмәгыйль бине Апанай Лаеш
өязе Җанбулат бине Җаиаш исемле кешенең
оныкларыннан. Халык телендә бабалары Җанбулатның Ашыт елгасының
төньягындагы Чынбулат авылы кешеләренең
бабасы Чынбулат белән бертуган икәнлеге турында сүз йөри”. Шуларга нигезләнеп,
Чембулат авылының тарихының башы я XVI гасырның икенче яртысына, я XVII гасырның беренче яртысына туры килә дип
санарга була..
Авыл исеменә кагылышлы бер юрама
бар. Имеш, элек бу авыл торган урында Чымбылат һәм Тымбылат исемле ике мари
яшәгән. Шул XVI гасыр тирәсендә, Казан ханлыгы беткәннән соң, татарлар
төньяккарак күчкән вакытта, бу урынга татарлар килеп утырганнар. Татарлар куганмы, әллә үзенә андый күршеләр
ошамаганмы, Тымбылат күчеп киткән. Чымбылат үзенең соңгы көннәренә кадәр шунда
яшәгән, авыл исеме дә шуннан калган, имеш. Чыннан да, мари халкында Чембулат
дигән исем очрый.
Комментарии
Отправить комментарий